Татарстанда Сабантуйны бәйрәм итү көннәре билгеле булды

2019 елның 22 марты, җомга

Быел Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй 23 июньдә узачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуйны бәйрәм итү турындагы Указны имзалады. Яр Чаллыда һәм Түбән Камада Сабан туе республика башкаласы белән чагыштырганда бер атна алдан — якшәмбе көнне, 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында Сабантуйны бәйрәм итү 2019 елның 8-9 июнь көннәрендә планлаштырыла. Җирле хакимиятләргә һәм оешмаларга Указ нигезендә билгеләнгән срокларда бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International