Район кешеләре:“Мәдәниятче” механизатор

2019 елның 22 марты, җомга

Сәнгать мәктәбендә укымаган, куллары рәссам кебек ясый, музыкаль белеме юк, ә бер дигән җырлый. Ходай биргән талантлары, үзе өйрәнгән һөнәрләре тагын да күп әле Бик-Үти авылында гомер итүче Әмир Сафиуллинның.

Үзе хуҗалыкта “теше чыкканнан” бирле автомобиль йөртүче, механизатор ул. Машина-трактор паркыннан, кырдан арып кайтканда да, кичләрен кулына эш кораллары алып, нидер майтара. Трактор җыеп чыккан, мотоблокны мини-тракторга әйләндергән. Соңгысы белән бәрәңге  чәчәләр, печән-саламын  ташыйлар, кыскасы, хуҗалыкта булган барлык хезмәтне башкаралар. Бертуганнары белән өч ай эчендә бастырылган йорт эчендә дә үзе ясаган әйберләр җитәрлек. Моның өчен ул кирәк икән, эретеп ябыштыра, станок артына басып кыручы, кисүче була.

– Авылда яшәүче ир-ат барлык эшне белергә тиеш, – ди Әмир. Шундый даны авылга күптән таралган инде. Берәр электр җиһазы җимерелгәнме, телевизор антеннасы чыгымчылыймы –  тизрәк Сафиуллиннар ишеген шакыйлар. Берсен дә кире бормый. Күңелем техникага күбрәк тарта, дисә дә, берничә ел элек үзе дә сизмәстән “мәдәниятче” булып куйган әле. Мәдәният йорты директоры булып эшләүче хатыны Миһербан пыскып яткан талантларын “кузгалткан” аның. Бигрәк тә рәсем өлкәсендә.

– Аларны элегрәк тә ясый иде. Балаларга рәсем дәресләренә, миңа бүләккә. Ә мин эшкә кергәч бөтенләй ачылды. Нинди генә бәйрәм үткәрсәк тә, декорацияләр кирәк бит. Тиз арада матур итеп, җиренә җиткереп эшләп бирә. Кулына ни эләксә дә, “кәнфит” итә, – ди Миһербан. Хәзер гаражда тимер-томыр белән декорацияләр дә саклана. Ә бер елдан бирле Әмир Бик-Үтигә  якын-тирә Аксу, Ташкичү, Исәк, Әлки авыллары мәдәниятчеләренә дә бик кирәклегә әверелгән. Үткән ел алар, берләшеп, төрле проектлар өстендә эшли башлаганнар. “Бер күрүдә гашыйк булдым”, “Могҗизалар кыры”, “Көйне тап” чаралары бу авылларны “гөрләтте” инде. Ә уеннарны үткәрү өчен таблоларын, “стойкаларын” тагын әллә ниләрен ясарга бит әле. Менә шунда Әмирнең “алтын” куллары кирәк тә инде. Аларны ул кул астында нинди материал бар – шулардан ясый. ДВП, ДСП, поликарбонат, агач, пластик, тимер – барысы да эшкә ярый. Хәтта кулланудан төшеп калган балалар караваты да. Бизәү өчен гирляндалар, төсле утлар белән яна торган уенчыклар куллана. Бар фантазиясен, уйлап табу сәләтен дә эшкә җигә. “Могҗизалар кыры”нда табарга тиешле сүз хәрефләре, чын тапшырудагы кебек,  әйләнә торган. Бүләкләр белән очколар таблосы да бар.

Әмир яңа уйлап табуларга әзер – мәдәниятчеләрнең “боерыгын” гына көтә. Тиздән “Башваткыч” дөнья күрер, дип планлаштыралар.

– Башта уйлар күп. Проектор булса,  тагын әллә нәрсәләр эшләргә булыр иде, – ди ул. Хәер, ансыз да тик торганы юк. Авылда Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрен сәхнәләштерергә җыеналар. Алар өчен шулай ук кул астындагы материалдан яктырткычлар әзер инде. Ә спектакль вакытында тавыш режиссеры булачак ул. Тагын Миһербан белән курчак театры өчен курчаклар тегә башлаганнар.

– Шундый ирем булу белән мин бик бәхетле. Беркайчан да каршы төшкәне юк, һәр эштә ярдәм итә. Өч кызыбыз да һәрвакыт әтиләреннән киңәш сорыйлар. Аңа охшап, өлкәннәре җырга, кечкенәбез пластилиннан әйбер ясарга оста, – ди Миһербан. Берсе Казахстанның төньягында, икенчесе көньягында туып үсеп, бер-бер артлы гаиләләре белән Бик-Үтигә күчеп кайткач кавышкан бу пар 24 ел тату гомер кичерә. Аларны бер-берсен аңлау, мәхәббәт белән бергә мәдәният та берләштерә. Инде әби белән бабай бәхете дә кичерәләр. Күзләр генә тимәсен, дип телибез һәм якынлашып килүче мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбриклибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International