Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән выписка сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Ул, түләү документларында пенсия күләме " өлешчә" түләү дип язылган һәм  Пенсия фонды Ышаныч кәгазе буенча калган акчаны ала дип раслый.

Элеге рассылка мошенниклар эше!

Игътибар итегез, Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең күләме пенсия һәм пособиеләр алган вакытта квитанциядә күрсәтелгән, РПФ органнарына выписканы сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.

Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8 800 302 2 302
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN, www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International