Уку йорты ишегалдында җанлы иде. Бәйрәм мәйданчыгы өстендә музыка яңгырады, бу кәефне күтәрде. Укучылар, бәйрәм уңаеннан, ярминкә оештырылды, анда тәм-томнар, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Уку йорты территориясендә милли спорт уеннары оештырылды, Карга боткасы пешерелде, аның белән укытучылар, укучылар, ата - аналар, кунаклар-якын-тирә йортларда яшәүчеләр сыйланды. Балалар татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле килеп чыкты.
Мәгълүмат өчен: Нәүрүз-яз килү бәйрәме һәм кояш календаре буенча күп кенә төрки һәм фарсы халыкларының бәйрәме. 2009 елдан ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертелде һәм халыкара статуска ия