Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр 400 меңнән 1 млн сумга кадәр премия алачак

2019 елның 22 марты, җомга

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына, шулай ук аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Президент премияләре ел саен тапшырыла. Әлеге документ дәүләт башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА (https://www.tatar-inform.ru/news/2019/03/22/646046/).

«Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән тренерларга премияләр 2018 ел һәм алдагы еллар өчен бирелә", - дип билгеләп үтелә документ текстында.
Әйтик, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә алтын медаль өчен 1 млн сум, көмеш медаль өчен – 500 мең сум, бронза өчен 400 мең сум акча түләнәчәк.
Тренерларга премияләр түләү өчен гомуми фонд тиешле гомуми белем бирү фәне буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә түләнгән премияләр суммасына тигез булачак.
Акчалар «мәгариф, ял һәм сәламәтләндерү, шулай ук үсеш һәм үз-үзен җайга салу белән бәйле башка ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә» юнәлтелер дип көтелә.

Россия Хөкүмәте 30 апрельгә кадәр җиңүчеләргә һәм тренерларга премияләр түләү тәртибен һәм вакытын расларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International