Буа медицина училищесында " Нәүрүз" бәйрәме узды. Бу көнне 1 курс студентлары арасында "Нәүрүз чибәре" конкурсын үткәрү традициягә кереп бара. Бүгенге конкурс берничә этаптан торды, алар кысаларында катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, фронтовик - шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗаты турында видеопрезентация әзерләделәр, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бәйгедә катнашучылар очрашуга әзерләгән милли ашларның хуш исе училище коридорларын, актлар залын - коймак, чәк-чәк, бавырсак һәм бәлеш исе белән тулыландырды.
Барлык конкурс ярышлары нәтиҗәләре буенча 101 төркемнән Нурмихаметова Адилә "Нәүрүз чибәре" титулына ия булды. "Яз гүзәл", "Яз ягымлысы", "Яз сөйкемлесе" номинацияләрендә 102, 103, 113 төркем студентлары Гафурова Гөлфинә, Арсланова Рузилә, Җамалтдинова Энҗе җиңүчеләр булдылар. Бәйрәмне бергәләп "Туган тел " җырын җырлау белән тәмамладылар.