Буа районында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

25 март 2019 ел., дүшәмбе

Бүген, 25 март көнне Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районының авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары катнашында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече Гөлия Ибраһимова җыелучыларны 2018 елның хисап чорында муниципаль хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү тәртибе белән таныштырды. Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру һәм 2018 ел өчен тиешле белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча методик рекомендацияләрдәге төп яңалыкларга тукталды. Чара барышында шулай ук 2017 елның хисап чорында бирелгән белешмәләрдә ачыкланган хаталарны исәпкә алып, бүлекләр буенча белешмә формасын тутыруга һәм агымдагы елның декларация кампаниясендә аларны булдырмый калуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Буа муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыруга җаваплы карарга һәм хезмәткәргә карата дисциплинар җәза бирүгә юл куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук чикләүләр һәм тыюларны, таләпләрне булдырмау яки мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән бурычларны үтәмәү өчен җаваплылык турында да искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования