"Кояшкай "балалар бакчасында " Батарейки сдавайтесь" дигән Экочара узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 нчы апрель көнне "Кояшкай" балалар бакчасында «Экояз2019» республика акциясе кысаларында «Батарейки сдавайтесь» дигән экологик чара узды. Балалар, ата-аналар, педагоглар батарейкаларны җыю эшенә актив кушылды. Барлык батарейкаларны махсус контейнерга урнаштырдылар. Балалар бу акциядә бик теләп катнаштылар һәм файдаланылган батарейкаларны чүп контейнерына ташларга ярамый дип конкрет мисал белән истә калдырдылар. Бу-файдаланылган батарейкалар бүлеп биргән -ртуть, никель, литий, марганец, цинк һәм башка пычрактан табигатьне саклауга керткән өлешебез.

Без кечкенә могҗиза тудыра алабыз: зарарлы чүпне файдалы икенчел чималга әверелдерергә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International