Музыкаль гаилә Петровлар: “Отпуск ялы да алган юк, җырлыйбыз да, биибез”

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бакчага йөрүче балалардан башлап пенсия яшендәге әби-бабайларга кадәр җырлаталар, биетәләр Чуаш Киштәге авылы клубы директоры һәм сәнгать җитәкчесе Тамара һәм Федор Петровлар.  Бүгенге көндә алар 11 төрле түгәрәк алып бара.

Аларга Таковар, Новоселки, Чуаш Киш-тәге авылларында яшәүчеләр дә биергә, вокалга, театр һәм фольклор сәнгатенә, халык музыка коралларында уйнарга өйрәнергә йөри.

– 2007 елдан бирле түгәрәкләр алып барабыз. Шул вакыт эчендә 100гә якын укучыны өйрәтеп чыгарганбыз. Хәзерге көндә 36 бала йөри безгә. Моның өстенә әле урта һәм олы буын әби-бабайлар да йөри. Иң өлкәненә 86 яшь, – ди Тамара.

Шулкадәр күп кешене җәлеп итәрлек репертуар яңалыгы да, сәхнә киемнәре дә, музыка кораллары да кирәк бит әле. Петровлар үз тәҗрибәләренә дә таяналар, интернет та ярдәмгә килә. Төрләндерү ягын да карыйлар, мәсәлән, алдан чуаш һәм рус биюләре генә булса, аннан татар, удмурт халкы биюләрен дә өстәгәннәр. Җырга килгәндә, башлыча халык репертуарыннан да һәм эстрада көйләрен дә алалар. Сәхнә осталыгына өйрәткәндә драма һәм комедия жанрына  өстенлек бирәләр. Ә халык кораллары ансамблен оештырганда бераз күбрәк вакыт кирәк булган анысы. Балалайкаларны район мәдәният бүлеге аша Португалиядән кайтартканнар.

– Ә гармуннарның күбесен танышларым бирделәр. Кайсылары җимерек, иске иде, өйдә ясадым, хәзер барысы да эшли, барлыгы 24әү алар, – ди Федор.

Моннан тыш, гитара, думбыра һәм башка уен кораллары да ансамбль өчен сатып алынган.

Сәхнә киемнәре хакында аерым әйтми булмый. Аларны Петровлар берничә ел дәвамында отып килгән грант акчаларына тектерәләр. Соңгы 100 мең сумны узган ел отканнар. Шулай ук 2018 елда Чуаш Киштәге авылы клубы район авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният йорты дип аталган.

– Без өйдә сирәк кунак. Дүрт елдан бирле отпуск та алган юк. Бераз ял итәргә уйласак, яшенә-картына карамастан, укучыларыбыз шалтыраталар, дәресләрегезне сагындык, диләр. Аларның өзелеп көтүләрен ишеткәч, ару онытыла ахыры, яңадан клуб юлын таптый башлыйбыз, – диләр ирле-хатынлы Петровлар.

Быел тагын да дәртләнебрәк эшлиләр. Чөнки алар берничә айдан өр-яңа клубка аяк басарга җыеналар. Әлегә репетицияләр мәктәптә үткәрәләр. Яңа клуб иркен булуга охшаган, монда берьюлы берничә төркем шөгыльләнә алачак, бәлки тагын берәр төрле түгәрәк уйлап табарбыз әле, дип елмаеша уңган гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International