Өмәләрдә актив булыйк

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Шәһәрдә һәм районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе аның кысаларында су объектларының су саклау зоналарын, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм кием-салым базарларын, халыкның массакүләм ял итү урыннарын, шәхси торак секторны, ташландык биналар территорияләрен, автомобиль юллары ян-якларын санитар чистартуны оештырырга, каты көнкүреш калдыкларын һәм биологик калдыкларны саклау урыннарын, аларга орынып торган урыннарны тиешенчә карап тотуны һәм эксплуатацияләүне тәэмин итәргә, терлекчелек комплексларының санкцияләнмәгән урыннарны ликвидацияләү чараларын күрергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International