Буа шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре дипломнар белән бүләкләнде

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Буа шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре дипломнар белән бүләкләнде. Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашында «Татарстан Республикасы ел иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм конкурсантларны бүләкләү тантанасы узды. Буа шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Юманова Лариса Александр кызы 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде. III урын өчен Буа шәһәренең "Мелиоратор" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гыйматдинова Мәсхүдә Шәрәфулла кызы диплом белән бүләкләнде. IV урын өчен Буа шәһәренең "Завод" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Садыйкова Миләүшә Сәмигулла кызы диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International