Янгын куркынычсызлыгы күнекмәсе "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Буа муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү "Гармония"  үзәге базасында  бинадан ашыгыч эвакуация буенча практик өйрәнүләр узды. Чара сәгать 10.00 да янгын чыганагы булу  турында тавышлы элемтә системасы буенча игъланнан башланып китте.  Барлык хезмәткәрләр инструкция буенча үз кабинетларында электр приборларын сүндерде, тәрәзәләрне япты һәм үзләре белән кыйммәтле әйберләр һәм документларны алып бинадан чыктылар. Хезмәткәрләрнең гамәлләре төгәл һәм чарланган, куркынычсызлык таләпләрен бозмый гамәл кылулары ачыкланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International