Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе салым түләүчеләренә хәбәр итә

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара салым инспекциясе салым түләүчеләрне "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон белән 22.05.2003 елдагы 54-ФЗ номерлы "Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында,  шул исәптән контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану тәртипләренә үзгәрешләр кертү хакында искәртә.

Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Федераль чыгарылыш" газетасында (151) дөнья күрде.

Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә, салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр алалар, аерым алганда:

1.     Контроль-касса техникасын онлайн салым органына визитыннан башка теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый экономияли.

2.     Бизнес-аналитиклар онлайн куллану , бу мөмкинлек үз бизнесы белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә.

3.     Сатып алучыга чек тасмасына чыгымсыз электрон чекларны җибәрү мөмкинлеге.

4.      Беренчел исәп документларын мәҗбүри алып барудан баш тарту («КМ»формалары).

5.     Намуслы салым түләүчеләрне тикшерүдән гамәли баш тарту.

6.     Намуссыз салым түләүчеләрнең мөмкинлекләрен бетерү хисабына сәламәт конкурентлы шартларда бизнес алып бару үзенең салым бурычларын законсыз рәвештә киметергә һәм конкурент өстенлекне гаделсез алырга тиеш.

7.     Чыгымнарны мәҗбүри техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту хисабына киметү һәм фискаль тупланманың хезмәт итү срогын арттыру

8.     Бизнес өчен уңайлы онлайн-сәүдә, чөнки чекны бастыру һәм аны сатып алучыга җиткерү кирәклеге юк, аны электрон рәвештә җибәрү дә җитә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International