"Ачык ишекләр көне" ата-аналар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия, белем бирү процессының бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. "Батыр " балалар бакчасының педагогик коллективы ата-аналар өчен зур программа әзерләде: белем бирү эшчәнлегенең ачык күрсәтмәләре, музыкаль-күңел ачу чарасы.
Үзара аралашканда, ата-аналар һәм тәрбиячеләр бер-берсенә балалар бакчасында һәм өйдә үсеш, тәрбия һәм белем бирү тәҗрибәсен буенча яңа идеяләр белән уртаклаша алдылар.