Нурия Гайнуллова татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съездында катнаша

19 апрель 2019 ел., җомга

Бүген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы узды. Буа муниципаль районыннан чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Буа район мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова катнаша. Корылтай үзе кичә ачылды: анда 27 илдән 500ләп гүзәл зат татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышты, Казанның балалар бакчаларында милли тәрбия алымнары белән танышты, ә кич белән спектакльдә булды.

Бүген пленар утырышка республика вице-премьеры һәм «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров килде. Чыгыш ясаучылар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләделәр, туган телне һәм мәдәниятне саклау буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Төштән соң съездда катнашучылар «Әкият» курчак театры бинасында узган "Калфак бәйрәмендә" катнаштылар, ә кич белән корылтай делегатларын спектакль премьерасында көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования