"Студентлар" ТИҮ якын-тирә территорияне чистарту һәм төзекләндерү эшен дәвам итә. Кичә 5 ике катлы йортта яшәүчеләр командасы Гагарин урамыннан Комсомол урамына кадәр тыкрыкларны чистарттылар. Буа медицина училищесы студентлары да актив эшләде. Башкарылган эшләр һәм шәһәрнең санитар-экологик торышына өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!
Буалыларга исегезгә төшерәбез, иртәгә Буада гомумшәһәр өмәсе узачак. Буалылар сезне активлык күрсәтүегезне һәм экологик чарада катнашуыгызны сорыйбыз.