Буада "Минем сәләтем-театр " дигән библиокичә узды.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Үзәк китапханәдә «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе кысаларында "Минем сәләтем-театр" исемле библиокичә үтте. Чарада Буа медицина училищесының 1,2,3 курс студентлары катнашты. Алар беренче театрларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бу темага презентация карадылар. Үз чиратында, балалар тамашачыларга Туфан Миңнуллин, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләреннән берничә өзек һәм Юрий Гальцевның  юморескасын күрсәттеләр.

Чарада шулай ук район мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссеры Зөһрә Талипова, Рөстәм Әхмәдуллин да булды. Алар Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Буа драма театры актрисасы Әнисә Сагеева балаларга Буа театрының башланганы турында сөйләде, студентларны май аенда Буада узачак Театр фестивале белән таныштырды. Үзәк китапханәдә ул Буа театры тында китап һәм календарь бүләк итте.

Очрашу ахырында «Таттелеком» - чараның спонсоры исеменнән оешманың коммерция буенча начальнигы урынбасары Р. Ф. Сәйфетдинова чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга да оешма логотибы төшерелгән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International