22 апрельдән Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе старт алды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

22 апрельдән Татарстанда  “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе старт алды.

Быел ул ике этапта: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр узачак. Язгы этапта урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры үләннән, чыбык-чабыктан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү планлаштыра. Акция Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул республиканың барлык районнарында уза. Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, министрлыклар, учреждениеләр, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, урман участоклары арендаторлары, бакча милекчеләре ширкәте, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, волонтерлар актив катнашалар.  2018 елда аңа 7 меңнән күбрәк кеше кушылган. Урман фондыннан 3740 кубометр күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры үлән һәм чыбык-чабык чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International