Хезмәтегез “тәмле” булсын!

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

“Татарстан Республика-сының сортсемовощ” җәмгыяте генераль директоры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фән-нәре кандидаты Харис Камалиев җирдә хезмәт иң беренче чиратта шатлык бирергә һәм мул да,  тәмле дә уңыш китерергә тиеш, дигән фикердә. Иске Суыксу мәктәбе бакчасында уку йортлары җитәкчеләре, мәктәпләр яны участоклары хуҗалары белән  очрашкан тәҗрибәле белгеч нәкъ шул серләргә өйрәтте дә.

– Моның өчен авыр һәм кайчагында һич кирәкмәгән хезмәт башкарырга түгел, ә элементар табигать законнарын белергә һәм катлаулы булмаган агротехник алымнарны башкарырга гына кирәк. Беренче итеп участокны дөрес планлаштыру таләп ителә. Корылмалар һәм биек агачлар аның төньягында урнашырга, тәбәнәк куаклар көнчыгыш һәм көнбатыш өлешендә үсәргә тиеш. Күләгәдә уңыш булмаячак, шуңа да көньякны яшелчә бакчасы өчен калдырыгыз. Ә андагы түтәлләрдәге яшелчәләр рәтләре бары көнчыгыштан көнба-тышка табан ясау мөһим. Бу көннең иң эссе вакытында кояш нурлары туфракка төшмәсен һәм аны киптермәсен  өчен кирәк, – ди ул. Тагын һәр кеше туфракның нигә сәләтле булуы, уңдырышлылыгы, аеруча әчелеге дәрәҗәсе турында уйланырга тиеш. Белми икән, никадәр генә ашлама кертсәң дә, нәтиҗәсе көтелгәннән 30-40 процентка кимрәк булачак. Харис Бәдретдинович әйтүенчә, Буа районының сөрү җирләренең яртысы тирәсе аз әче туфраклы. Бакчалары булучылар өчен моны тикшерүләр үткәреп ачыклау кыйммәткә төшәчәк. Әмма әчелек дәрәҗәсен төрле үләннәргә карап та ачыкларга була. Моннан соң туфракны нейтральләштерергә һәм микроэлементлар белән баетырга кирәк. Уңдырышлылыкны үс-терүдә черемә, агач көле һәм сидератлар – иң беренче ярдәмчеләр. Соң-гысына килгәндә, язын төп культураларга кадәр горчица чәчәргә киңәш итте. Моны көзен иртә культураларны җыеп алганнан соң да эшләргә була. Табигать законнарын белү белән беррәттән эшне төрле эш кораллары да җиңеләйтә. Бакчасында куллана торганнарының кайберләрен Казан кунагы үзе белән дә алып килгән иде. Эреле-ваклы кәтмән, бакча культиваторы кебекләрне кибеттән сатып алса, суган һәм сарымсак утырту җайланмасын үзе ясаган. Барысы белән эшләп тә күрсәтте.

Дәреснең практик өле-шендә мәктәпләр директорлары, укытучылар да тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кишер чәчтеләр, суган, чия утырттылар. Харис Бәд-ретдинович һәрберсе буенча киңәшләрен җиткерде. Орлыкларны туфрак белән контакт булсын өчен каты “ятакка” салу һәм йомшак “юрган” белән томалау шарт. Кишерне буразнага ком белән кушып сипсәң, орлыклар тигезрәк төшәчәк. Суганны җир куенына төрткәнче дезинфекция-ләү өчен башта ике сәгать тирәсе тозлы, аннан чиста су белән юып алып, марганцовкалы суда тотарга кирәк. Һәр очракта да орлыклар көл өстенә салынырга тиеш. Җимеш агачлары утыртканда да аннан башка мөмкин түгел. Шулай ук черемә һәм  известь материалы да кирәк. Чия өчен казылган базның озынлыгы-киңлеге һәм тирәнлеге 50 сантиметрдан, алмагач өчен 1 метрдан ким булмаска тиеш. Болар фән кандидаты җиткергән киңәшләрнең бер ишесе генә. Ул укытучыларның күп санлы сорауларына да җавап бирде. Бәрәңге турында сүз кузгатылгач, колорадо коңгызына каршы чәчүлекне агулап утыртырга киңәш итте. Үскән вакытта бакчаларда берьюлы эшкәртү мөмкин булмаганга, күбрәк агуларга туры киләчәк. Димәк, экологик чиста продукция алып булмаячак.

– Үз бакчабызда без иң беренче чиратта уңышның тәмле һәм агулардан азат булуына ирешергә тиешбез. Мин  һәр очрашуда шуны аңлатырга телим. Аннан участокларда эшне дәвам итәргә кирәк, дип саныйм. Бу балаларны хезмәт белән тәрбияләү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү һәм кызыксынучанлыкларын арттыру чарасы да. Алар бары хезмәт белән генә барысына ирешеп булганны аңлап үсәргә тиеш, – ди Харис Камалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International