Буа ветераннары Татарстан Республикасы Президенты белән тантаналы очрашуда катнаштылар.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Тантаналы чарага бөтен республикадан 190 ветеран килде. Буа районы Бөек Ватан сугышы ветераннары-Кириллова Валентина Васильевна, Низамов Әнвәр Бурганович, сугышчы-интернационалистлар-Кузьмин Валерий Петрович һәм Хәсәнов Ринат Рифкать улы составындагы район делегациясен район башлыгы Җаббаров Марат Азат улы җитәкләде. Ветераннарны шулай ук Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова озата йөрде.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады. "Хөрмәтле ветераннар! Сезнең тормыш-батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге! Без ирек һәм бәйсезлек, хәзерге һәм киләчәк буыннарның чәчәк атуы өчен бик рәхмәтле. Сезгә чын күңелдән иминлек һәм сәламәтлек, озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның җылысы һәм мәхәббәте белән җылытып яшәвегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты ветераннарга.

Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International