"Буа: диалог киңлеге" III Халыкара милли театр фестивале ачылышына чакырабыз.

2019 елның 7 мае, сишәмбе

11 МАЙДА 18.00 СӘГАТЬТӘ "БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ АЧЫЛА .
10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда Буа муниципаль районының балалар командалары арасында фестиваль Кубогына футбол буенча ярыш узачак.

17.00-18.00 Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары үзешчән сәнгать артистлары концерты.
18.00 сәгатьтә театр коллективлары парады, татар эстрадасы артистлары: Татарстан Республикасының халык артисты Илсаф, Татарстан Республикасының халык артисты Фирзәр Мортазин, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вадим Захаров, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә Шәйдуллина чыгышлары көтелә.

21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.
Сәүдә рәтләре эшләячәк, анда шулай ук "Кукмара итекләре" фабрикасы һәм "Кукмара металл савыт-сабалар заводы", балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы булачак.
Буа халкын һәм кунакларын чакырабыз! Белешмәләр өчен телефон: 8 (84373) 3-73-45 / 3-73-44

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International