2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 60% чикләре турында мәгълүмат тупланган.
2019 елның гыйнвар-март айларында Росреестрның Федераль кадастр палатасы ЕГРНга 319 муниципаль берәмлек чикләре турында мәгълүмат кертте. 2019 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, ЕГРНда Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 21888 дән 13143 чикләре (60%) турында мәгълүматлар бар.
«Татарстан бу эшне беренчеләрдән булып башкарды. Эшчәнлекнең бу өлкәсенә көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдән ераклык-иң әһәмиятлесе. Күчемсез милек реестрында чикләр турындагы актуаль мәгълүматлар булу хакимият органнарына җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итәргә, ә гражданнарга участоклардан максатчан файдаланырга мөмкинлек бирә. Шулай ук чикләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар территорияләр үсешенә ярдәм итә һәм бизнес алып бару куркынычын киметә», - диде ТР буенча Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Антон Самойлов.
2019 елның беренче кварталында муниципаль берәмлекләр чикләре турында мәгълүмат кертү буенча Курган өлкәсендә, Тыва Республикасында, Оренбург өлкәсендә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Забайкальеда актив эш алып барылды.
ЕГРНга Россия Федерациясенең 12 субъектында муниципаль берәмлекләрнең барлык чикләре кертелде: Татарстан һәм Алтай республикаларында, Амур, Владимир, Воронеж, Новосибирск, Рязань, Сахалин, Смоленск, Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округында.
Шул ук вакытта ЕГРНда Мәскәү, Севастополь, Магадан һәм Ростов өлкәләре, Кырым Республикасы, шулай ук Чукотка автономияле округы территориясендә урнашкан Муниципаль берәмлекләр чикләре турында мәгълүмат юк.