"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара күчмә социаль – тернәкләндерү консилиум оештырдылар

15 май 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 14 маенда "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют дәүләт казна учреждениесе базасында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Буа муниципаль районының профилактика субъектлары катнашында ведомствоара күчмә социаль – реабилитация консилиум оештырдылар. Утырыш барышында приютта тәрбияләнүче балаларның үсеш динамикасын һәм коррекцияләнүен анализлау мәсьәләсе каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта әлеге приютта безнең районда яшәүче 4 гаиләдән 7 бала бар.
Консилиум кысаларында комиссия авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен алга таба чаралар планын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования