Халыкара гаилә көне алдыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Күңелле стартлар" оештырдылар

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Кичә, 14 май көнне, Халыкара гаилә көне алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чүпрәле муниципаль районының  "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре белән берлектә "Күңелле стартлар" дигән спорт чарасы уздырдылар.

Спорт чарасы саф һавада узды. Чараның төп максаты-коллективизм, дуслык, ярдәмчеллек, иҗади фикерләү хисләре тәрбияләү.

Күп эстафеталар уздырылды, аларда балалар көч, җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр, бу бик мөһим. Балалардан чараны оештыручылар бик күп уңай эмоцияләр, дустанә аралашу һәм җиңү шатлыгы бүләк итеп алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования