Буада юбилярларны котладылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә 50, 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән гаилә парларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты. Ул җыелганнарның барысын да бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләде һәм гаилә парларына бүләкләр тапшырды.

Кунаклар өчен район үзешчәннәре катнашындагы концерт үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International