Игътибар! Балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге төр товарлар һәм эшчәнлек төренә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең " кайнар линия" буенча (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес ясала;
- Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлегендә 3-52-89, 3-17-04: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International