"Яшь талантлар салават күпере" фестивале районның талантлы яшьләрен җыйды

2019 елның 17 мае, җомга

Бүген Яшьләр паркында Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен "Яшь талантлар салават күпере" балалар иҗаты фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Рамилә Хәбибуллина сәламләде.
Музыка җитәкчеләре балалар белән дәртле биюләр, дулкынландыргыч шигырьләр һәм күңелле җырлар әзерләделәр. Фестиваль азагында катнашучыларны грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International