Бүген, гадәттәгечә, 19 майда билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Матбугат көне алдыннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов катнашты.
ТР Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем Камалетдинов Гакил Аряфетдин улына – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – баш мөхәрриренә Буа-информ бирелде.
Гакил Аряфетдин улын котлыйбыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез.