Балалар өчен музей - ул зур дөньяга кечкенә ишек. Музей-ул кыйммәтле сәнгать әсәрләре, мәдәни, фәнни һәм тарихи әһәмияткә ия документлар саклана, өйрәнелә һәм чыгарыла торган урын.
Һөнәри бәйрәм алдыннан "Теремок" балалар бакчасының «Акцент» бию төркеме Буа туган якны өйрәнү музеенда үзенең музыкаль программасы белән чыгыш ясады. "Теремок " балалар бакчасы тәрбиячеләре фикеренчә, бу кешеләр иң тирән ихтирамга лаек, чөнки аларның кешелекнең мәдәни мирасын саклау эшенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.