Буалыларның "SCHOOLPERFORMANCES" конкурсының республика этабында уңышлы чыгышы.

2019 елның 18 мае, шимбә

Кичә, 17 май көнне, Буа шәһәренең 2 нче лицее укучылары төркеме "SCHOOLPERFORMANCES"чит телләрдәге театр коллективлары конкурсының республика этабында уңышлы чыгыш ясады.  Коллектив 4 грамота алып кайтты: 7 сыйныф укучысы Жирнов Ярослав "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле өчен" диплом алды, 7 сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Регина "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен"дипломына ия булды. Лицейның инглиз теле укытучылары Гыйззәтова Т. Ф., Рәхмәтуллина Г. А., Измайлова Г. Ш. коллективны уңышлы әзерләгән өчен "Театр коллективының инглиз телендә иң яхшы җитәкчесе"дигән 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз һәм аларга иҗади уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International