"Чиста тавыш" икенче төбәкара фестивале тамашачыларны янә Яшьләр паркында җыйды

20 май 2019 ел., дүшәмбе

18 май көнне шәһәребезнең Яшьләр паркында янә кеше күп иде. "Чиста тавыш" икенче төбәкара фестивале кабат чын тамашачы җыйды. "Дуслар" ВИА (Тәтеш шәһәре), "Регион 16"ВИА(Баулы шәһәре), "WE - UP" ВИА (Казан шәһәре) башкаруындагы биш сәгать тере музыка һәм, әлбәттә, сәхнә хуҗалары "СБ"Төркеме. Үз тамашачысын җыеп өлгергән "тере музыка" тамашачыларны сөендерде.
Фестивальдә район башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов катнаштылар.
 Фестиваль үз чикләрен киңәйтә һәм киләсе елда яңа төркемнәр килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования