Буада Республика наркотикларга каршы проектында катнашучы отрядлар арасында район конкурсының финалы узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районында халык арасында наркоманияне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында "Мөстәкыйль балалар" Республика наркотикларга каршы проектында катнашучы отрядлар арасында район конкурсы финалы узды. Әлеге чараның мәртәбәле кунаклары - башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-«Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Илгиз Ханбиков, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Евгений Илюшин, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең баш җаваплы секретаре Гөлнар Шәрипова, Буа муниципаль районының наркотикларга каршы комиссия секретаре Рузилә Хәмидуллина.

Конкурс нәтиҗәләре буенча читтән торып һәм көндезге этапларда ТР Буа шәһәренең 2 нче лицеейның "РОСТОК" отряды иң яхшы дип табылды. ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиянең "Яңа буын" отряды икенче урында.   Өченче урынга Олы Фролово мәктәбе "SmS - балалар" командасы лаек булды. Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр:  Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиянең "Җиңү" отряды һәм Ырынгы урта мәктәбенең "21 гасыр балалары" отряды.

Конкурста катнашучыларның барысы да, җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, исемле һәм гомуми бүләкләр, шулай ук «Арктика» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә һәм «Дельфин» спорт  комплексына түләүсез бару өчен сертификатлар алдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International