Бүген район җитәкчелеге, ведомстволар вәкилләре Олы Фролово авылында яшәүче Анастасия Баскакованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анастасия сүзләренә караганда, аның яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Башкалар белән беррәттән ул окоп казый, киндер бәйли, ачлыкка дучар була. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев аңа Россия Президенты котлавын, истәлекле бүләк тапшырды.