Буа үзәк китапханәсендә китап фондын тулыландыру

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә "Яхшы китап һәр күңелгә юл таба" исемле очрашу узды. Анда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, якташыбыз меценат - бүләк итүче Ислам Әхмәтҗанов, язучы Камил Кәримов, 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, шулай ук китапханәнең иң якын укучылары катнашты. Сәламләү сүзе белән кунаклар яшь укучыларга мөрәҗәгать иттеләр һәм аларга һәрвакыт китап белән дус булуларын теләделәр. Очрашу барышында иң актив укучылар: Гарифуллин Л., Төхфәтуллин Р., Вәлишев Р. һәм башкалар чыгыш ясады. Үз чиратында балалар китап турында шигырьләр укыдылар һәм «кем укырга ярата»җырын башкардылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якташыбыз-җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов ел саен район бибилиотекасы фондын тулыландыра һәм быел ул китапханәгә меңнән артык китап бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International