Үзйөрешле машиналар тикшереләчәк

2019 елның 31 мае, җомга

Үзйөрешле машиналар, юл төзү техникасы, тракторлар, аларга тагылмалар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында районда 3 июньнән 28енә кадәр “Трактор-Тагылма” профилактик операциясе үткәрелә.

Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов сүзләренә караганда, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк. Торак пунктларда һәм гомуми кулланудагы барлык категорияле юлларда эксплуатацияләнүче үзйөрешле техника тикшереләчәк. Төп игътибар тракторчы-машинист таныклыгы, техникага теркәү документлары булуга, шулай ук техниканың торышына, аларның янгынга каршы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителүенә биреләчәк. Хокук бозулар ачыкланганда транспорт хуҗалары Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына туры китереп, җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International