Экологларга ярдәмгә “акыллы” техника килә.

2019 елның 31 мае, җомга

Күктән дә, җирдән дә күзәтүче видеокамералар урынсыз чүп түгүчеләрне “таный”.

Экологларга ярдәмгә “акыллы” техника килә. “Фотокапкын”, квадрокоптер, геодезик җайланмалар  табигатькә зыян салучыларны фотога, видеога төшерәләр, санкцияләнмәгән чүплекләрнең, карьер казу урыннарының төгәл координатасын күрсәтәләр.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы өлкән белгече Рамил Садыйков сүзләренә караганда, 1999 елда район хакимияте карары нигезендә һәрбер авыл җирлегендә вакытлыча чүп түгү урыны булдырылган. Быел көнкүреш калдыкларын региональ оператор җыю сәбәпле, җирдә бернинди чүп түгү урыннары булырга тиеш түгел. Әмма яшәүчеләр болай уйламый. Экологлар куйган “фотокапкын” күптән түгел Адав-Толымбай авылында 5 көн эчендә 3 закон бозучыны тоттырды. Sim-карта урнаштырылган әлеге җайланма “күзәткән” (объектны 40-45 метрдан “күрә ала”, тәүлек буе төшерә) барлык мәгълүматын электрон почтага җибәрә бара, экологлар, аннан карап, табигатькә зыян салучының шәхесен ачыклыйлар. Транспорт номерлары буенча кешеләрне табарга туры килсә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Шул рәвешле Адав-Толымбай авылындагы ферма артына чүп түгүче ике автомобиль һәм бер трактор хуҗасы административ җаваплылыктан качып котыла алмаячаклар. Моңарчы “фотокапкын” Зур Кырлаңгы авылында да 3 физик затны “тоттырган”.

Экологлар “фотокапкын” белән быел гына ныклап эшли башласалар, квадрокоптерны шактый вакыттан бирле очыралар. Ул инспекторлар үтеп керә алмаган урыннарны фото, видеога төшерүе белән җайлы. Очкыч урынсыз чүп түгүчеләрне генә түгел, ә законсыз карьер казучыларны күп тоттырган. Аның ярдәмендә инспекторлар быел 60лап закон бозу фактын теркәгәннәр.

– Теләсә кайсы урыннан ком яки таш казып ташып акча эшләүчеләрнең барысы да штрафка тартылдылар. Районда санкцияләнгән ком карьеры Аккүлдә, ташныкы Мөкерле авылларында бар. Башка җирдән казу законсыз, - диде өлкән белгеч.

Моннан тыш, инспекторлар бу очкыч ярдәмендә су буйларын  да “күзәтә”. Рамил Садыйков белдерүенчә, сулыклар тирәсендә яшәүчеләр елга яки күл янына ук орынган коймалар тоталар. Бу шулай ук закон бозу, чөнки табигый ресурслардан барысы да файдаланырга хаклы (мәсәлән, яр буенда ял итәргә, балык тотарга килүчеләр була).

Киләчәктә әлеге приборларны районның башка авылларында эшлә-тәчәкләр. Экологлар үз-ләре дә рейдлар ясауны дәвам итәчәкләр. Димәк, табигатьтән “ка-ра” файдаланучыларны, чүпләүчеләрне  аулау дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International