Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча киңәшмә узды

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә салымнар буенча бурычлары булган оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Альберт Вәлиулов ТР берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны түләү буенча эшнең торышы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Буа районы буенча салым бурычының дәгъвалы эше турында ТР буенча 8 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы Антон Закамский чыгыш ясады. Буа , Апас һәм Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлегенең салым бурычларын түләү буенча үткәрелгән чаралар, алиментлар һәм административ комиссия тарафыннан салынган административ штрафлар турында суд приставлары бүлеге башлыгы Эльмир Насыйров мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International