Татарстан Пенсия фонды смс-напоминание җибәрә башлый

31 май 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә (районара) Пенсия фонды идарәсе гражданнарга массакүләм СМС-хәбәрләр аша хәбәр итә башлый. Әлеге яңалык инде бүген үк файдалануга тапшырылган һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә кергән төрле тематикаларны үз эченә алачак.

Беренче СМС- pfr_rt абонентыннан искәрмәләр Пенсия фонды органнары кәрәзле телефон номерлары булган эш бирүчеләр (оешма һәм предприятиеләргә) адресына җибәрелгән. СМС-хәбәрдә 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча СЗВ-М формасы буенча Пенсия фонды органнарына хисап тапшыру зарурлыгы турында искәрмәләр булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-мәгълүмат бирү бүлек тарафыннан, беренче чиратта, гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән һәм оештырылган. Мондый СМС-җибәрү республикабызның иминләштерүчеләре арасында дисциплинаны арттырырга, шулай ук штраф санкцияләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу эре предприятиеләр өчен аеруча актуаль», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Алга таба халыкка үз вакытында һәм адреслы мәгълүмат бирү өчен Пенсия фонды бүлеге республика халкын яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсендә кәрәзле телефон номерларын актуальләштерергә һәм хәбәр итәргә чакыра.

Пенсия фондының кайнар линиясе 074
Социаль түләүләр төркеме (84374)3-13-05

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования