Буада эшмәкәрләр белән очрашу узды

1 июнь 2019 ел., шимбә

Кичә район мәдәният йортында Буа муниципаль районының бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булды. Чакырылган район эшмәкәрләре хезмәт һәм оешма җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Шәхси эшмәкәрләргә бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, кече һәм урта эшкуарлык хокукларын яклау, продукцияне алга этәрүдә һәм реализацияләүдә ярдәм итү өчен булдырылган электрон мәгълүмат ресурслары турында актуаль мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук очрашу кысаларында эшкуарларны бүләкләү дә булды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 ел башыннан Буа муниципаль районында 1330 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шуларның 4се-урта предприятие, 216сы-кече, 1110сы шәхси эшмәкәр. Тулаем территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 20 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования