Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Буада хәйрия ашы оештырдылар

2019 елның 1 июне, шимбә

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Кәримова балаларның ялын оештыру һәм күтәренке кәеф булдыру максатыннан хезмәт күрсәтүче категория балалары өчен хәйрия ашы оештырды.

Хәйрия ашы «Иске замок» кафесында узды. Малайлар һәм кызлар өчен матур, уңайлы һәм тәмле булсын өчен барысы да әзерләнгән иде. Балалар төрле ризыклар белән сыйландылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чараның иганәчесе булып шәхси эшмәкәр Диләрә Ирек кызы Камалетдинова чыкты.     Чараны оештыручылар аңа балаларга карата кайгыртучанлыклары һәм игелекле мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтәләр.
Төшке аш ахырында балаларга тәм-томнар өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International