Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру һәм яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча укулар узачак

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  хәбәр итә:   кече  хуҗалыкларга ярдәм итү  программаларын гамәлгә ашыру  максатларында,  Россиянең менеджмент һәм  агробизнес   инженерлык    академиясе  («РИАМА» ФДБМУ)   17 июньнән 19  июньгә кадәр,   дистанцион белем  бирү технологияләрен  кулланып,   фермерлар, авыл  хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең  авыл  хуҗалыгы  бүлекләре, КФХ   ассоциацияләре җитәкчеләре һәм  белгечләре өчен квалификация  күтәрү  программасы  буенча  «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын  оештыру: яшь фермерларга  ярдәм итү» темасына  көндезге  укулар  оештыра. 

Уку  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  профильле  департаментлары, АККОР белгечләре,  фәнни-тикшеренү  институтларыннан һәм  югары  уку  йортларыннан  галимнәр,   алдынгы  фермер  хуҗалыклары җитәкчеләре  катнашында  узачак.    Яңа  эш  башлаучы  фермер хуҗалыкларына,  гаилә  терлекчелек  фермаларына һәм кооперативларга  грантлар  бирү,  грантлар  алу  өчен  бизнес-планнар  эшләү,  фермер  эшчәнлегенең  нәтиҗәлелеген  арттыру,  кече  хуҗалыкларда  исәпкә  алу  һәм  хисаплылык,  авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү,  авылда  авыл  хуҗалыгына  карамаган  бизнес  оештыру  мәсьәләләре    җентекләп  каралачак.  

Мәскәү  тирәсендәге  алдынгы  фермер  хуҗалыгына һәм тарихи-мәдәни  үзәккә  бару  планлаштырыла. 

Укуны  уңышлы  тәмамлаучылар квалификация  күтәрү  турында  мәгълүм үрнәктәге  таныклык  алалар.  

Укырга  теләүчеләр  түбәндәге  контактларның  берәрсе  буенча  2019 елның  16 июненә  кадәр   сораулар  бирә һәм  академиягә  раслама  җибәрә  алалар:l.salnikova@riama.ruтел.8-916-658-06-47 яки 8-498-687-37-51; ampf@riama.ru тел.8-903-559-98-26; 8-903-573-37-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International