Кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ФКУ УИИ филиалы, Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, социаль яклау бүлеге, шулай ук «Форпост-хокук тәртибе» вәкилләре катнашында хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы узды.
Утырышта "Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булган затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" ТР Законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.