Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә җаваплы хезмәт җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды.

Утырыш темасы Буа муниципаль районы территориясендә табигый янгыннарны бетерү иде.

Чара барышында җәйге янгын куркынычы чорында район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләренең җирләрендә янгын чыгу учакларын кисәтү һәм бетерү чаралары турында мәсьәләләр күтәрелде.

Ахырда Ранис Рафисович катнашучыларны урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чаралар күрергә чакырды. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International