Район мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген, 21 июнь көнне район мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, районның сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре котладылар.

"Сезнең миссия катлаулы һәм җаваплы, ә хезмәт тулы көч һәм юмартлык таләп итә. Сез гомер буе укыйсыз, һәм сезнең һәр эш көне – яңа катлаулы бурыч. Бу бәйрәм-һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры калуыгыз, иң катлаулы хәлләрдә эш итә белүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат", - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович һәм барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.

Тантаналы чара барышында үз һөнәренең лаеклы вәкиле булган кешеләрне аерым билгеләп үттеләр. Иң яхшы табибларга, шәфкать туташларына һәм фельдшерларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район үзешчәннәре башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары концерт номерлары белән кунакларны бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International