Буада чираттагы "эшлекле дүшәмбе» узды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген, 24 июнь көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.

Эшлекле дүшәмбе бүләкләү белән башланды – Район башлыгы Марат Җәббаров «Балалар илне сүрәтли» XIII республика телевизион конкурсы дипломын Буа шәһәренең 1нче урта гомуми белем мәктәбе укучысы Гыймадиева Аделяга тапшырды. Аннары Марат Азат улы яңа җитәкче - Буа муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе  Климов Сергей Юрьевич билгеләнде.

Киңәшмә барышында район башлыгы Буа шәһәре, Ульяновск шәһәре һәм Казан шәһәрендәге Сабантуйлар үткәрү нәтиҗәләре, шулай ук ТР икътисад министры һәм ТР Урман хуҗалыгы министрының районга визиты турында сөйләде. "Инфреда" фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ директоры Марк Беляев район объектларында һәм учреждениеләрендә җылылык энергияне сак тоту панельләрен кертү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ТР Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле совет депутатларын сайлауга әзерлек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга грант ярдәме күрсәтү шартларының үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев якын-тирә территорияләрне чистарту һәм үзара салым акчаларын түләү буенча чаралар үткәрү турында сөйләде.

Буа районы территориясендә төзелеш программаларының үтәлеше, «Биржа мәйданчыгы» системасында эшләү, өлкән халыкны диспансерлаштыру, физик һәм юридик затларга ТКО чыгару буенча шартнамәләр төзү һәм үтәү, шулай ук күпьеллык үләннәр мәйданы, печән һәм сенаж әзерләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International