Төркия компанияләре үз производстволарын "Буа" сәнәгать паркы территориясендә урнаштырырга ниятли

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Төркиянең көнчыгыш Кара диңгез регионы экспортерлары берлеге (DKIB) катнашында Икътисадый бизнес-форум узды. Форумда Буа шәһәренең сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Аларга "Буа" сәнәгать паркының инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.

Форумда Буа шәһәренең сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Аларга "Буа" сәнәгать паркының инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.

Форум кысаларында бизнес-очрашулар һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр узды. Аларны безнең сәнәгать паркы җәлеп итте: 13 төрек компаниясенең 2 се «Буа» сәнәгать паркы территориясендә үз производстволарын урнаштырырга ниятли.

Төркия бизнесменнары Буада мәрмәр, гранит, кварц, табигый таш эшкәртү һәм композит материалдан заманча инновацион саклагыч эшче аяк киеме җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International