Бүген 9 июльдә Буа шәһәренең башлыгы урынбасары Светлана Зайцева җитәкчелегендәге Буа муниципаль районы делегациясе территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең республика конференциясендә катнаша.
Әлеге чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, шулай ук республика территориаль иҗтимагый үзидарәләренең 300 дән артык вәкиле катнаша.
Чара барышында конференциядә катнашучылар Яр Чаллы шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге белән таныштылар, хезмәттәшләре эшчәнлек нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Бию һәм вокаль төркемнәр катнашында концерт оештырылды.