Бик-Үтидә сыер асраучылар арта

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Авыл халкы мал-туар асрауга кабат йөз белән борылды. Күп җирлекләрдә сыерларның баш саннары арта.  Бик-Үтидә аларны агымдагы елның беренче кварталында шактый – җиде башка ишәйткәннәр. Чыннан да, сөтле-катыклы булу отышлымы? Авыл Советы секретаре Руфия Гыйззәтова әйтүенчә, бүгенге көндә җирлеккә кергән Бик-Үти һәм Ташкичү авылларында 98 баш сыер асрала. Узган елның июлендә аларның исәбе 89, быелның беренче гыйнварына 91 булган.

– Соңгы вакытта сөткә бәяләр күтәрелә бара. Июнь аеның икенче яртысы өчен литрына 21 сумнан түләделәр. Аны көн саен килеп җыялар, акчасын 15 көн саен бирәләр. Республика һәм район бюджетыннан субсидияләр бирелү дә кызыксындыра. Үзебез дә былтыр сыерларны икегә җиткердек. Авыл халкы арасында аларны аттырырга теләүчеләр тагын да бар, – ди ул. Шундыйларның берсе Гөлназ һәм Рәшит Мирасовлар гаиләсе.  Бүген алар өч сыер савалар.

  Сөтебез дә бар, акчасы да кереп тора. Тагын субсидия дә бирәләр. Былтыр район бюджетыннан сыерлар санын артырган өчен 3 мең сум алган идек, быел ул 5 мең сум булачак. Документларны җыеп бирдек инде. Шуның өстенә республика бюджетыннан да ярдәм киләчәк. Сыер асрауны файдалы, дип саныйбыз. Әле өч белән генә чикләнмәскә, алтыга җиткерергә уйлыйбыз. Өч танабыз бар, – ди Гөлназ. Ә менә Зөбәрҗәт һәм Рафил Сираҗевлар районнан 10 мең сум субсидия алачаклар. Чөнки алар быел сыерларын ике башка ишәйткәннәр. Алар да сөтлебикәләр санын алты итәргә исәпли. Таналар Шомырт, Сара, Машка бер-бер артлы бозауларга тиешләр..

– Барысы да кушаматлы. Чөнки паспортлары бар. Барлык уколлар язмалары шунда теркәлә. Алар өчен түләгәннең дә бер өлеше кайтарыла, – ди Рафил бакчага, Бола буена арканлап куелган булачак сыерларга азык бирә-бирә. Ә сыерлар Ак бит, Маня һәм Сирин хуҗаларны бүген мул продукция белән сөендерәләр. Көн саен һәрберсе уртача 20-22 килограмм сөт бирә.  Дәүләткә көн саен диярлек 60 литр сөт тапшыралар. Хуҗалыкта тагын кош-корт, күпләп сарык асрыйлар.

– Яшәргә, балаларга булышырга кирәк бит. Хәлдән килгәнчә тырышабыз, – ди Рафил елмаеп.

Ул “Бола” җәмгыятендә үгезләр симертә. Иртәнге сәгать дүрттән “аякланып”, башта ирле-хатынлы йорттагы терлекләрне карыйлар. Эштән кайткач, кичке сменага кадәр дә терлек-ләр өчен буш вакыт бар.

– Эш бүлешкәнебез юк. Рафил, кирәк икән, сыерларны да сава. Аппарат белән бит, – ди пенсиядә булган хатыны.

Икесе бер сүздә, максатта булганга  күпләп терлек асрарга курыкмыйлар да.

– Әтиләр заманыннан ук ике сыер асрап килдек. Өч ел элек ишәйтергә алындык. Мал-туар асраучыларга җитәкчелек ягыннан игътибар да бар. Ярдәм беркайчан да комачауламый. Рәхмәт, – ди Рафил.

Илдар Еремеев, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары:

Шәхси секторда сыер асраучыларга ярдәм итү максатында төрле республика программалары, грантлар эшли. Шул исәптән район тарафыннан да квартал эчендә сыерларын ишәйткән хуҗаларга акчалата премия бирү турында карар кабул ителде. Моңа кадәр өстәмә бер баш сыер өчен 3 мең сум бирелсә, быелдан ул 5 мең сумга җиткерелде. Республика бюджетыннан исә бер баш сыер тотучыларга, ветеринария процедураларына чыгымнарның бер өлешен каплауны да кертеп, 2300 сум, ике сыер өчен һәр башка 3300әр, өч һәм аннан күбрәк сыеры булучыларга 4300әр сум субсидия бирелә. Әлеге чаралар һәм сөт бәяләренең тотрыклы торуы  авыл җирлекләрендә сыер асраучылар санын тагын да арттырыр, дип ышанабыз. Бу өлкәдә нәтиҗәле эшләүче җирлекләр бар. Мәсәлән, Бик-Үти, Әлши шундыйлардан. Сөт кабул итүгә килгәндә, быел Яшел Үзән сөт комбинаты җитәкчелегенә халыктан турыдан-туры сөт җыюны оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән идек. Хәзер бу эш авыл җирлекләренең яртысында оештырылган. Сөткә бәяләр шактый югары – литры өчен 20-21 сумнан төшми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International