Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Өлкән буын" милли проекты кысаларында " Сәламәт булу-сәламәт яшәү дигән проект тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында социаль хезмәт алучылар медицина - социаль тернәкләндерү курслары уза. Проектның максаты- өй шартларында социаль-тернәкләндерү чаралары комплексын үткәрү юлы белән аз хәрәкәтләнүче гражданнарны социальләштерү өчен шартлар тудыру. Массажлы коврик, массажер – крабик, массаж тубы ярдәмендә бүлекчә белгечләре тарафыннан чаралар комплексы үткәрелә, ул өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның организмын функциональ тернәкләндерүгә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү өчен, кеше ярдәменнән минималь файдалынуга китерә.
Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле 25 социаль хезмәт алучы тернәкләндерү курсын узды. Әлеге социаль-тернәкләндерү чаралары социаль хезмәт алучыларны өлкән яшьтә үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган шәхси тормыш стратегиясенә этәрә.