Аксулардан үрнәк алырга кирәк

2019 елның 12 июле, җомга

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыгу кысаларында район башлыгы Марат Җәббаров Аксу авылы фермаларына Фирдүс Салаватуллинга һәм Илсур Йосыповка да барды.  Сүз уңаенан, фермерларның уңышы инде өлгергән.

"Яңгырлар уңышка ирештерде. Кызыл чөгендерен казырга керешәбез. Бәрәңге өлгерде. Фитофторага каршы эшкәрттек. Кызыклы факт: узган елдан калган берничә капчык бәрәңге Яльчик крахмаль заводына илткән чакта, аларның торышына күз салгач, орлыкка дип үзебезгә алдык», - дип сөйләде Фирдүс Салаватуллин.

Уңган фермер 3 сортлы кишер үстерә. Тагын бер Аксу фермеры Илсур Йосыпов иртә бәрәңгенең 3 сортын утырткан. Киләсе атнада уңыш казырга һәм сатуга Казан базарына алып барырга җыенал. Сорау бар, ди ул.

Очрашу ахырында Марат Азат улы бу якларда хезмәт сөючән кешеләр яши һәм алардан үрнәк алырга кирәк, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, Аксудагы кебек кишер басуларын сирәк очратасың. Һәр квадрат метрда керем китерә торган культура чәчелгән.

Авыл яныннан узганда, авыл халкы бакчаларда эш белән мәшгуль иде. Барысы да аксуларның йортларының,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларының төзеклегенә һәм авыл территориясенең чисталыгына сокландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International